Мулла Иле мәдәният йортында «Коррупция: без нәрсә белергә тиеш?!» дип исемләнгән чара үткәргәннәр
9 сентябрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру һәм коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмерләр белән «Коррупция: без нәрсә белергә тиеш?!» дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрделәр.
Чара яшүсмерләрдә коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыруга, намуслылык тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Чарада катнашучылар коррупция формаларын, көнүзәк хәлләрне һәм җаваплылык төрләрен тикшерделәр. Сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина катнашучылар белән ришвәт алу нәрсә ул, һәм бу гамәлләр өчен нинди җәза көтә, ришвәт алган өчен кем җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин икәнлеге турында сөйләп узды.
Чара азагында коррупция турында нәрсә белергә кирәклеге турында мәгълүмат белән «Без, коррупциягә каршы!» буклетлары таратылды.
Мулла Иле мәдәният йорты ВК төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев