Мулла Иле авылы волонтерлары игелекле идея уйлап тапкан
«Байлык» кибетендә сатучылар «Фронтка Посылка» дип язылган тартма куйган.
Кибеткә кергән һәр кеше үз теләге белән әлеге тартмага азык-төлек, көнкүреш кирәк-яракларын сала.
Мулла Иле мәктәбе укытучысы, "Халык фронты" ның иң актив волонтеры Рамил Садыйков инициативасы белән эшләнелгән бу эш.
Нәтиҗәсе сөендерә, ике көн эчендә фронтка җибәрү өчен 3 посылка әзерләнгән. Әлеге изге эшкә башка авыл җирлекләре дә кушылса, ничек шәп булыр иде. Юкка гына тамчыдан күл җыела димиләр.
Мулла Иле авылы халкына әлеге игелекле эшләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев