Махсус хәрби операциядәге егет-кызларыбызга гуманитар ярдәм җибәрү дәвам итә
Бишнә авылы халкы хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм туплады. Бу юлы күбрәк азык-төлек җыелган.
– Авылыбызда бал кортларын тотучы Мөнир Фәйзиев ике банка бал бирде. Бишнә мәдәният йорты «Бәйрәм» коллективы кызлары белән ике көн, күңел җылысын биреп, чәк-чәк пешердек. Гуманитар ярдәмне җыярга кибетчебез Рания Галиева да булышты. Шушы изге эштә катнашучы авылдашларыбызга Аллаһ Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләре яусын!
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр дә зур сөенеч, рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора, – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
– Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтеп торыйк, – дип кушыла авыл халкы Рахилә ханым сүзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев