Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күңелләрне сүз белән җылытыйк

Илебез буенча Өлкәннәр ункөнлеге бара.

Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, якыннарыбызга кадер-хөрмәтне бәйрәмнәрдә генә түгел, ә һәрвакыт күрсәтик. Бу көннәрдә аларны аеруча искә алып төрле чаралар уздырыла. Без дә читтә калмадык, Күгәй мәдәният йортында «Күңелләрне җылы сүз белән җылытыйк» дигән очрашу кичәсе уздырдык.


Авылыбызның хөрмәтле абый-апаларын мәдәният йорты директоры Алмаз Шайхенуров һәм Күгәй җирле үзидарә сәркәтибе Алинә Зиннәтуллина котлады. Ә балаларның чыгышы әби-бабайлары күңелләренә, төрле авыруларына шифа булды. «Үзеңнең оныгыңны сәхнәдә күрү рәхәт икән», – дип, көлешеп-сөйләшеп тә алдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә өлкән апа абыйларыбыз «бәрәңге алу» күренешен сәхнәләштерде. Бәрәңге алырга бару бригадир Наил абыйга колхоз рәисенең нәрәд бирүе белән башланды. Наил абый хатыны Әнисәгә күрше-тирә хатыннарын дәшәргә кушып, үзе башкаларны чакырырга чыгып китте.


Барысы да җыелып, егетләр-кызлар бәрәңге алды, ял итәргә туктап, яшьлекләрендә уйнаган «Кулъяулык», «Дүртле» уеннарын уйнап, тизәйткечләр әйтеп, җырлап-биеп күңел ачты.
Кичәбез бик күңелле булды. Бәйрәм өстәл артында дәвам итте. Бүгенге авыр вәзгыятьтә дә бер-беребезгә җылы, матур сүзләр табып, ярдәм итеп, бердәм булып яшик. Аллаһ Тәгалә күңелләребезгә, илебезгә тынычлык иңдерсә иде.


Рәмзия Заһидуллина.
Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев