Күгеш үзешчәннәре авыл халкын сөендерде
Күгеш мәдәният йортында һәр бәйрәм дә матур, эчтәлекле концерт-тамашалар белән үтә.
Әниләр көненә Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Пар аккош» спектакле сәхнәләштерелде. Аннан алган хис-кичерешләр авылдашлар, кайткан кунаклар күңелендә озак сакланыр. Рольләр дә һәр артистка килешле иде.
– Соңыннан әниләргә багышлап концерт күрсәтелде. Бәйрәмнең икенче бүлеге Газиз Айдарскийнын 125 еллыгына багышланды. Гаиләсенең биографиясе, тормышы турында сөйләнде, Сара Садыйкова җырлары җырланды. Юныс Сафиуллин китабыннан материаллар алынды, бөек якташларыбыз турында сөйләргә Фәния Әхмәтҗанова язмасы кулланылды. Соңыннан Сара апа җырларыннан «көйне таны» уенында үзебезне сынадык. Җиңүчеләргә кечкенә бүләкләр тапшырылды. Кичәбез бик эчтәлекле, шул ук вакытта күңелле үтте. Киләсе бәйрәмнәрдә тамашачылар саны артыр дип өметләнәбез, – дип сөйли Күгеш мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Яруллина.
«Спектакльләр карарга сусаганбыз икән. Һәр рольне ничек туры китереп бүлгәннәр бит. Искиткеч талант ияләре сез, кызлар-әниләр. Күзләр тимәсен, сөбеһанАллаһ! Гаиләләрегезгә тынычлык, үзегезгә сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез матур киләчәк, эшегездә уңышлар, якыннарыгызны, безне сөендереп яшәвегезне телим», – дип теләкләрен җиткерде Фәния Гыйзәтуллина.
Рәхәтләнеп ял итү өчен әллә ни күп кирәкми. Менә шулай үзешчән артистларның чыгышларын тыңлап, күңелгә ләззәт алу да, тормыш мәшәкатьләрен азга гына булса да онытырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев