Яшел Үзән районының нурлы Күгәй мәдәният йортында татар халкының борынгыдан килгән, күңелләрне җилкеткән түгәрәк уеннары гөрләп узды.
Бу чара гади генә уен түгел, ә халкыбызныңын милли җәүһәрләрен барлау, яшь буынга мирас итеп тапшыру бәйрәме булды.
Яшьләребез, күзләрендә очкыннар уйнатып, халкыбызның җырлы-биюле уеннарын бик яратып һәм илһамланып уйнадылар. Көмеш кыңгыраудай чыңлаган татар көйләренә кушылып, алар берсеннән-берсе остарак хәрәкәтләнделәр, дәртләнеп җырладылар, әйтерсең лә аларның аяклары җиргә дә тимичә очып кына биеделәр. Шул мизгелдә һәркемнең йөзендә горурлык һәм бәхет чаткылары яна иде.
— Бергәләп халкыбызның яраткан «Түбәтәй» һәм «Капкалы» уеннарын уйнадык. Бу уеннар яшьләрне берләштереп кенә калмыйча, аларның күңелендә туган телгә, милләткә карата тирән мәхбәббәт уятты. Түгәрәк уеннары — ул чын сәнгать, ул яшьләрдә нәфислек, сыгылмалылык һәм искиткеч матурлык тойгысы тәрбияли. Халкыбызның буыннан-буыннарга күчкән мондый күркәм традицияләре һәрвакыт яшәсен, күңелләрне нурландырып торган кадерле мирас булып калсын! — дип сөйли Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина.
Нет комментариев