Күгәй авылында футбол турниры уздырганнар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй авылында футбол турниры уздырганнар

Күгәй авылында авыл яшьләре һәм күрше Юынчы, шулай ук Кавали авылларыннан килгән командалар арасында футбол турниры узган.

- Мәйдан гөрләп тора. Иң көчлеләр җиңү яулый, әмма футболның бүгенге төп казанышы һәм максаты - тирә-як авылларны берләштерү, дус-тату яшәү, сез дә килегез, бездә бик күңелле, -  дип хәбәр итә Күгәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.


Нет комментариев