Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карауҗа авылында «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» дигән бәйрәм концерты узды

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә барлык мәдәният йортларында да кадерле кешеләребез – Әниләргә багышланган матур кичәләр узды.

- Әлбәттә инде безнең Карауҗа авылы мәдәният йорты да китапханә белән берлектә читтә калмады. Авыл җирлегендә яшәүче барлык әнкәйләр ихтибарына «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» исемле бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Бәйрәмдә мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Марсель кызы тарафыннан әзерләнгән искиткеч биюләр, әниләргә мәдхия булып моңлы җырлар, йөрәкләргә үтеп керә торган матур сүзләр яңгырап торды. Ә кичәне, даими кунакларыбыз «Салават җыр театры» һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә хезмәт куючы Айзат Мәрдән чыгышлары тагын да бизәде. Бу бәйрәмдә катнашучы һәр үзешчән мәдәният остасына, кайткан кунакларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ә мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Марсель кызына шундый тырышлыгы һәм фидакарлеге өчен авыл халкы исеменнән ихлас соклану һәм рәхмәт сүзләрен юллыйбыз, – дип сөйли Әлфинур Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев