Каратмәннән Зөлфәт Ибраһимов: «Яшел Үзән»не яратып укыйбыз, социаль челтәрләрегезне дә, сайтны да күзәтеп барабыз
Гел квитанциясен редакциягә җибәреп тә, моңа кадәр бүләк отмаучылар бар икән ул! Каратмәннән Зөлфәт Ибраһимов газетабызга даими языла, бәлки бәхет елмаер дип, уеныбызда да катнаша, тик бүләк алуы гына беренче тапкыр.
- Олы Яке мәктәбендә укытучы булып эшлим. “Яшел Үзән”не яратып укыйбыз, социаль челтәрләрегезне дә, сайтны да күзәтеп барабыз. Бу юлы туры эфирны да ике көн узгач кына кереп караган идем, шаккатым. Җиңүчеләр арасында мин дә бар икән бит. Учакта тәмле ризыклар пешерергә яратабыз. Бу атнада казанны сынап карамыйча булмас, бик зур рәхмәт сезгә, кунакка кайтыгыз, - дип чакырып та калды.
Менә шулай укучыларыбызны сөендергәч, үзебезнең дә күңел була инде. Рәхәтен күрергә язсын! Зөлфәт, киләчәк тә дә шулай актив булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев