Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәм авылында күренекле язучы, журналист Фаил Шәфигуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды

17 май көнне Карашәм авылында якташыбыз – юмор һәм сатира остасы, прозаик, шагыйрь, публицист, журналист, язучы Фаил Шәфигуллинның якты истәлегенә багышланган мемориаль такта ачу тантанасы узды.

Әлеге чара язучының бай иҗатын, халкыбыз мәдәниятенә керткән зур өлешен тагын бер кат искә төшерде.

Фаил Шәфигуллин 1939 елның 18 маенда дөньяга килә. Әгәр исән булса, быел аңа 87 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, талант иясенең гомере бик иртә өзелә – ул 1982 елның 7 октябрендә фаҗигале һәм серле шартларда арабыздан китә. Нибары 43 яшендә генә булуына карамастан, ул татар әдәбиятында тирән эз калдырып өлгерә.

Аның җырлары, күңелләргә үтеп керерлек шигырьләре, юмор һәм җылылык белән сугарылган хикәяләре укучылар күңелендә бүген дә яши. Фаил Шәфигуллин иҗаты олыларны да, балаларны да битараф калдырмый. Мәктәп сәхнәләре өчен язылган әдәби-музыкаль монтажлары, үткен телле юмористик әсәрләре аеруча яратып укылды.

Мемориаль такта ачу тантанасын Илсур Касыймов башлап җибәрде. Ул үз чыгышында милләтебезнең күренекле шәхесләрен барлау һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз булуын ассызыклады.

«Идел аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин да Фаил Шәфигуллин мирасының әһәмиятенә тукталды.

– Аның иҗаты бүген дә яши, кешеләргә рухи көч бирә. Мондый шәхесләр иҗат юлына аяк баскан яшьләргә дә маяк булып тора, – диде ул

Тантанада язучының кызы Раушания Шәфигуллина һәм оныгы Сәйдәш Камалиев чыгыш ясап, чараны оештыручыларга һәм истәлек тактасын куюда ярдәм иткән авылдашларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Кичәдә якташыбыз, Күгеш авылы егете, язучы Фирдәвес Зариф, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров та катнашты. Алар Фаил Шәфигуллин әсәрләреннән өзекләр укып, аның иҗаты турында җылы истәлекләре белән уртаклашты.

Журналист Рузилә Мөхәммәтова мемориаль тактаның яшь буын өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

– Мондый истәлекләр безгә тарихны онытмаска, әдәбиятыбызны кадерләргә өйрәтә. Бу таш язучы өчен генә түгел, без – исәннәр өчен кирәк, – диде ул.

Мемориаль такта авылның үзәгендә, юлдан үтүчеләрнең күзенә ташланып торырлык урынга урнаштырылган. Ул хәзер Карашәм халкына гына түгел, ә авылга килгән һәркемгә Фаил Шәфигуллин исемен, аның мәңгелек иҗатын искә төшереп торачак.

Чыннан да, талантлы шәхесләр китсә дә, аларның иҗаты яши. Фаил Шәфигуллин калдырган әдәби мирас та еллар узган саен кадерлерәк була бара. Аның үткен каләме, халыкчан теле, юморга бай әсәрләре киләчәк буыннарны да рухландырыр әле.

Миләүшә Зиннәтуллина. Карашәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев