Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Илгә батырлыкны, җиргә – матурлыкны, сез бирәсез, газиз әниләр!

Әниләр көне бер көн белән генә чикләнмичә, гел күңелдә йөрткән әниләребезне иң якын, иң җылы, иң кадерле хисләр белән һәрвакыт искә алабыз.

- Тәбрикләүләрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмады, халык күпләп җыела торган ярминкә мәйданчыгында, әниләребез көне белән бик матур чыгыш ясадылар. Җырга сәләтле, кайсы гына сәхнәдә югалып калмый торган Хөршидә Гайнуллина, Гөлчәчәк Шакирова, Айнур Нурмиев, Альфира Газизовалар авылыбыз сандугачлары. Авыл җирлеге башлыгы Илдүс Саттаров, «Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар системасы» җитәкчесе Рамил Гобәйдуллин да тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Әмма, халыкны шунысы борчый, кайчан мәдәният йортыбыз эшли башлар икән, кайчанга кадәр туңып торырбыз икән, диеп. Әле ярый, һава торышының ничек булуына карамастан , елмаеп, гел позитив рухлы, яшьлек дәрте белән эшләүче мәдәният хезмәткәрләребез бар, бик зур рәхмәт аларга, – дип яза Норлат авылыннан Розалия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев