Яшел Үзәннең Рус Әҗәле хисап сессиясендә төп мәсьәләләр күтәрелде
Рус Әҗәле хисап сессиясенә, елдагыча, халыкны Карашәм клубы җыйды. Авылның мәдәни күңел ачу үзәге булган бинаның нинди хәлдә икәнен язып тормыйм, чөнки бу хакта гел сөйлибез. Карашәмлеләргә яңа клуб кирәклеге көн кебек ачык. Сабыр гына көтәбез.
Җирлекләренең киләчәгенә битараф булмаганнар килә инде ул хисап сессиясенә, йөрәк кушуы буенча йөриләр. Башлык Гөлнара Семахина чыгышы еллык эшләрне үз эченә алган һәм алга бурычлар куелган иде. Җирлекнең авыл хуҗалыгы торышына күз салсак, түбәндә барысы да ачык күренә. Ни кызганыч, мал-туар асраучылар елдан-ел кими...
2024 елда, алдагы еллардагы кебек үк, халык сөтле сыерлар асрауга – 2 мең 300 сум, ике сыерга – 3 мең, 3 һәм аннан күбрәк сыерлар тотучыларга – 4 мең сум, кәҗәләргә 500 сум алган. Башлык терлек һәм кош-корт хуҗаларына ветеринария-санитария таләпләрен үтәргә, тикшерелмәгән терлекләрне читтән алмаска һәм үлү яки мәҗбүри сую турында ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә өндәде.
2024 елда үзсалым акчасына җирлектә түбәндәге эшләр башкарылган:
- Карашәм авылында – 61 м, Татар Әҗәлендә – 23 м, Татар Наратлысында 26 метр юлга вак таш җәелгән;
- Рус Наратлысына илтүче юл кардан чистартылган;
- Рус Әҗәлендә контейнер мәйданчыклары урнаштырылган.
2025 елда үзсалым акчасына үтәләсе эшләр:
- Рус Әҗәлендә һәйкәл территориясен төзекләндерү;
- Карашәм авылы урамына вак таш җәю;
- Татар Әҗәлендә контейнер мәйданчыгы урнаштыру;
- Коены ремонтлау.
Халыкның күңелен тырнап торган мәсьәләләр әллә ни күп булмаса да, бар.
Язманың дәвамын газетабызның №5 (7 февраль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев