Яшел Үзән районының Олы Ходяш авылы ФАПына җиһазлар урнаштырыла
Олы Ходяш авылындагы ФАП «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.
Объектны монтажлау июнь аенда башланды. Эчке бизәкләү эшләре тәмамланган, территорияне төзекләндерү һәм коммуникацияләрне тоташтыру эшләре алып барыла.
Кайнар һәм салкын су, канализация, җылыту, телефон элемтәсе, интернет – барлык уңайлыклар да каралган.
Хәзерге вакытта яңа җиһазлар урнаштырыла, ул әле тулы күләмдә китерелмәгән.
Объект РФ бюджетыннан - 5 млн 411 мең сум һәм ТР бюджетыннан – 1 млн 355 мең сумга финанслана.
Олы Ходяш ФАПына Олы Ходяш, Кече Ходяш, Ходяш тимер юл разъезды, Луговой һәм Бритвино авыллары беркетелгән - барлыгы 240тан артык кешегә беренчел медицина ярдәме күрсәтелә.
ФАП ачылу вакыты – агымдагы елның декабре.
Яшел Үзән РҮХ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев