Октябрьский кешеләре өчен бу күптән көтелгән объект. 100 урынлы бина «Культура» илкүләм проекты буенча төзелә.
Биредә балалар өчен төрле төркемнәр эшләячәк, шулай ук авыл чаралары да уздырылачак.
Төзелеш барышын бүген район башлыгы Михаил Афанасьев тикшерде.
- Якындагы территорияне төзекләндерүгә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Ул уңайлы һәм куркынычсыз булырга тиеш, - дип йөкләде район башлыгы.
Биредә мәдәният йорты төзелеше 2022 елның апрелендә башланды. Эшләр 90 процентка башкарылган. Бинаның эчке бизәлеше, керү төркемен төзекләндерү дәвам итә.
Объектны тапшыру декабрьдә планлаштырылган.
Проектның гомуми бәясе 34 млн. сумнан артык.
#нацпроектКультура #РеспубликаТатарстан
Нет комментариев