Яке авылында киленнәрне борынгы йолага тугры калып каршы алалар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яке авылында киленнәрне борынгы йолага тугры калып каршы алалар

Һәр авылда киленне ата-бабадан калган йолаларны саклап каршы алырга тырышалар. Авылга килен төшү элек тә зур вакыйга булган.

Мамык мендәрләргә төренеп,
Килен төшә бүген авылга.
Борынгыдан калган гадәт ул -
Халык чыга каршы алырга,
Яшь каләшне күреп калырга…

Һәр авылда киленне ата-бабадан калган йолаларны саклап каршы алырга тырышалар. Авылга килен төшү элек тә зур вакыйга була иде. Ә хәзер исә бу йолалар белән килен каршы алу бик сирәк күренеш.

- Әлеге йолага тугры калып, киленебезне мамык мендәргә бастырып, бал-май каптырып каршы алдык. Бәхетле гомерләр насыйп булсын яшьләргә, – дип сөйли Лилия Әхмәтшакирова.

Яшьләргә бәхет телибез!


Нет комментариев