Яшел Үзән районында яшәү шартлары яхшыра
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында яшәү шартлары яхшыра

Зур Ключи һәм Әйшә авыл җирлекләрендә халык өчен комплекслы хезмәт күрсәтү пунктлары ачылды.

Беренчел кирәк-ярак товарларын сату оештырылган пунктлар Ивановское һәм Кызыл Яр авылларында гамәлгә тапшырылды. Хезмәт күрсәтү пунктларында Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов булды.

– Объектлар сыйфатлы һәм ышанычлы итеп эшләнгән. Яшәү шартларының яхшыруы, мондый пунктларның халыкка, бигрәк тә өлкән буынга уңайлыклар тудыруы бик әйбәт, – дип билгеләде алар.

Ике пункт та «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл торак пунктларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү һәм җиһазлау» программасы буенча төзелгән. Объектларның мәйданы 49,8 м² тәшкил итә, һәр объектның гомуми бәясе 6 млн.сум тирәсе.

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев