Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында янә фаҗига

Яшел Үзән районында шәхси йортта янгында ир-ат һәлак булган

13 гыйнвар кичендә Протопоповка авылында Ленин урамындагы бер катлы шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр бина дөрләп янган вакыйга урынына тиз арада килеп җитә.

60 квадрат метр мәйданда ут бастырыла. Янгынны сүндерү барышында өйнең залында 46 яшьлек йорт хуҗасының гәүдәсе табылган.

Фаҗиганең башлангыч сәбәбе, янгын сүндерү хезмәте мәгълүматлары буенча, тәмәке тартканда саксызлык. Бу хәлнең барлык шартларын ачыклау өстендә эш бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев