Яшел Үзән районы Әйшә авылы гимназиясендә Каюм Насыйри елын ачу тантанасы булды
2025 – Яшел Үзәндә Каюм Насыйри елы дип игълан ителде.
Бүген Әйшә гимназиясендә шушы чараны ачу тантанасы булып узды. Чараны гимназиянең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова белән авыл китапханәчесе Алсу Файезова оештырды. Алар урта сыйныф укучыларына бөек мәгърифәтчебезнең тормыш юлы, аның саллы хезмәтләре турында сөйләде. Ахырда якташыбызга багышланган видеоролик күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев