Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яңа Тура авылында «Чишмә» ачылды

Яңа Тура авылы мәчете территориясендә «Чишмә» чишмәсен тантаналы рәвештә ачтылар. Әлеге изге урын авыл халкы һәм кунаклар өчен рухи һәм мәдәни бердәмлек үзәгенә әвереләчәк.

Тантанада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Юсупов, Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Чара барышында «Чишмә» проектын гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән иганәчеләргә һәм актив катнашучыларга «Каюм Насыйри тууына 200 ел» истәлек медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

«Чишмә» проекты Яңа Турада төзелә торган рухи үзәкнең бер өлеше булып тора. Өч гектар мәйданны биләячәк әлеге үзәктә киләчәктә мәдрәсә, никах үзәге, балалар бакчасы, балалар һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук күл буен төзекләндерү күздә тотыла.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев