Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ягымлы сүзе, матур карашы белән дәвалый ул

Шырдан халкының яраткан «табибы» Миләүшә Каюмова бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп узды.

Авыл фельдшерын без яши торган торак пунктның табибы дип әйтсәң, бер дә артык булмас. Чөнки тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кем генә авырып китмәсен, һәрвакыт беренче ярдәмне ул күрсәтә.

Менә инде Олы Шырдан авы­лында кырык бер елдан бирле Миләүшә Шакирҗан кызы авылдашларына медицина ярдәме күрсәтә һәм аларның тәнен генә түгел, җанын да дәвалый. Ул үзенең ягымлы сүзләре, матур карашы белән дә кешенең күңелендә терелүгә ышаныч тудыра, өмет уята. Һәр авыру аның яныннан терелеп кайта. Чөнки тәҗрибәле фельдшер кешегә бер карауда диагноз куя, дәвасын да әйтеп күрсәтә.

Өйдән чыгып йөри алмый торган авырулар янына үзе һәрдаим барып тора. Уколлар ясый, нинди дарулар кирәклеген әйтә. Тиеш икән, ашыгыч ярдәм машинасын чакырта, хастаханәгә озата.

Кайбер табиблар медпунктка үзләре килә. Миләүшә ха­ным авыруларны график буен­ча үзе чакырта.Табиб нинди дәвалау тәкъдим итә, соңыннан үзе ярдәм күрсәтә. Эш урынында да аның бар нәрсәсе тәртиптә. Һәр кешегә карточкалар тутырылган, авы­ру­лары теркәлгән. Ел са­ен авылдашларына диспан­серизация үткәрелгәндә дә, күп функцияләрне Миләүшә үзе башкара. Соңыннан анализ нәтиҗәләре белән таныштыра. Кайбер очракта машина табып Карамалы Таудагы поликлиникага алып бара. 80-90 яшьлек кешеләргә диспансеризацияне өенә килеп үткәрә.

Миләүшә ханым хезмәт урынында гына түгел, ә өендә дә бик тырыш, уңган хуҗабикә. Гаиләсе белән терлекләр дә асрыйлар, ике сыер савып, төрле сөт продуктлары да җитештерәләр. Миләүшә Каюмова хәтта заказ буенча данлыклы Шырдан катыгын да ясап бирә ала. Каян вакыт таба, ничек бар эшкә дә өлгерә?! Җитмәсә, оныкларын гел кунак итә. Дәү әнисен бик яраталар, китеп тә тормаслар иде.

Фельдшерыбыз бик тыйнак, күп сөйләшми, кеше белән бәхәскә керми, авыру серен саклый белә.
Әти-әнисе берничә ел элек бакыйлыкка күчсә дә, төп нигезгә сукмак өзелми. Кызы Гөлшат гаиләсе белән ел дәвамында кайтып йөри. Тирә-юньне тәртиптә тота, яшелчәсен дә үстерә. Миләүшә ханым үзе дә үскән нигезенә көн дә килеп йөри.

Ә улы Илшат Каюмов – чын патриот. Мобилизация башланганчы ук контракт төзеп МХОга китеп барды. Берничә тапкыр ялга да кайтты, 2-3 тапкыр яраланды да, яхшы хезмәт иткән өчен бүләкләүләр алды. Ул бүген дә алгы сафта. Исән-имин булсын. Әнисе дә, туганнары да аның белән горурлана.

Шушы көннәрдә Миләүшә ханым олуг юбилеен билгеләп үтте. Алга таба аңа үзенең хезмәт урынында күп еллар эшләргә, авылдашларының рәхмәтен күбрәк ишетергә язсын. Ул сафта булганда, без дә тыныч булырбыз.

Зәйнәп Нуруллина, Олы Шырдан

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев