Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү
Егетләргә Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Армиягә киткән егетләргә
Бирче ходай, бирче җиңеллек.
Шашып елап калган әнисенә,
Һәм дә әтисенә түземлек.
- Бүген, авылыбызның акыллы, тәртипле егетләре Гыйбадуллин Әмир белән Канбеков Ришат армия сафларына хезмәт итәргә киттеләр. Армиягә яраклы егет үстерү, әти-әни өчен һәм авылдашлар өчен чиксез горурлык ул. Егетләргә без бары тик ак юллар, әти-әнисенә күркәм сабырлык, саулык-сәламәтлек телибез. Безнең Мулла Иле авылы егетләре солдат исеменә тап төшермәс, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, безнең тынычлыгыбызны саклап, туган авылыбызга, әти-әниләре янына исән-имин әйләнеп кайтырлар дип ышанабыз, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев