Галина Ивановнаны Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән тәбрик иттеләр
Иске Рус Шырданы авылында 90 яшьлек хезмәт ветераны Афанасьева Галина Ивановнаны Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән тәбрик иттеләр.
Җирлек башлыгы Камалова Ирада Гыйззәтовна белән Мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова Галина Ивановнага Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын һәм бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырды.
- Рәисебезнең Рәхмәт хатын һәм бәйрәм бүләкләрен тапшырдык. Ул бүгенге көндә улы һәм килене тәрбиясендә, җылы мохиттә гомер кичерә, – дип сөйләде Наҗия Хәсәнова.
Ветераныбызга ныклы сәламәтлек һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәвен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев