Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Эшлиләр дә, ял да итә беләләр

Мәдәният хезмәткәре - ул һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен, рухын дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәү мәгънәсенә ия булган бөек вазифа

- Безнең "Идел аръягы" Үзәкләштерелгән клублар системасына 23 филиал керә. Анда кырыкка якын мәдәният хезмәткәре эшли. Берсен алып, берсен куясы юк. Барыбыз да үз эшебезне җиренә җиткереп, яратып башкарабыз. Эшкә чумып хәтта ял итәргә вакыт та тапмыйбыз. Менә ниһаять тәвәкәлләп, барлык эшләребезне читкә куеп җитәкчебез Рамил Ринат улы Гобәйдуллин белән табигать кочагына умарталыкка ял итәргә бардык, ягъни үзебезгә - үзебез бәйрәм ясадык. Бәйрәмебезгә ямь өстәп район мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Эрик кызы Новикова да кушылды. Ул намуслы, тырыш хезмәтләре өчен берничә мәдәният хезмәткәренә почет грамотасы һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Алар арасында безнең Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина һәм Зур Өтәк клубы җитәкчесе Гөлфания Фәттахова да бар иде. Бүләкләнүчеләрнең барысын да чын күңелдән котлыйм. Аларга киләчәктә зур уңышлар телим. Шушы бәйрәмне оештыручыларга, җитәкчеләребезгә һәм умарталык хуҗасы Ләлә Хәҗиповага аның уңган кызларына зур рәхмәт, - дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев