«Бу серле космос»: Күгәй авылында Космонавтика көненә багышланган мавыктыргыч чара узды
Күгәй авылының китапханәсендә балалар өчен космонавтика көненә багышланган мавыктыргыч чара узды.
«Бу серле космос» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате кече яшьтәге мәктәп балаларын галәм серләре белән таныштыру максатыннан оештырылды.
Чара барышында балалар:
- беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның тормыш юлы һәм аның данлыклы очышы турында;
- беренче хатын-кыз-космонавт Валентина Терешкова турында;
- галәм киңлекләре, планеталар, йолдызлар турында кызыклы мәгълүмат алды.
Әмма чараның иң кызыклы өлеше — уеннар иде. Балалар зур теләк белән түбәндәге уеннарда катнашты:
- «Айга очыш» — тизлек, осталык һәм игътибар таләп иткән күнегү;
- «Ракетада очабыз» — командада эшләү, бердәмлек күнекмәсе;
- «Табышмаклар» — космос турында табышмаклар чишү, акылны үстерү;
- «Кояш тирәли әйләнеп йөри торган планеталар» — галәм законнарын уен аша аңлау.
Һәр уен космос темасына бәйле булып, балаларның яшенә туры килде. Алар күтәренке кәеф, дәртләнеп уйнадылар, яңа белемнәр алдылар.
— Алга таба да мондый очрашулар, танып-белү сәгатьләре дәвамлы булсын иде. Космос — ул серләр дөньясы. Һәр бала — киләчәкне ачучы, – дип сөйли Рәмзия Заһидуллина, Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев