Бишнәдә «Тормыш тамчысы» акциясен үткәргәннәр
3 нче сентябрьдә илдә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Моннан 20 ел элек Беслан шәһәрендә булган аяныч вакыйгалар хәтердән җуелмый.
Ел саен «Тормыш тамчысы» акциясендә катнашабыз.
Акциядә катнашучы балалар белән гөлләргә бер уч су алып салдык.
Беренчедән, бу өч көн буе сусыз тилмергән Бесландагы террор акты корбаннарын искә алу булса, икенчедән, тамчылар фажига вакытында түгелгән күз яшьләрен дә хәтерләтә.
Мондый аяныч вакыйгалар башка кабатланмасын иде.
Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев