Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен әдәби-музыкаль кичә уздырганнар

Бу кичәнең төп геройлары – әтиләре сугышта үлеп калган, я булмаса хәбәрсез югалган сугыш чоры балалары һәм бүгенгесе көндә махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләребезнең әниләре, дәү әниләре иде.

– Чәй табыны артына җыелып, концерт номерлары карадык, хатирәләр белән уртаклаштык. Чарада дәү әтисе сугыш кырларында вафат булган, Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин да катнашты. Җырладык та, еладык та, күңелләр булганчы рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып утырдык. Бик җылы бәйрәм булды. Киләчәктә дә мондый очрашулар насыйп булсын. Бүгенгесе көндә барган хәрби хәрәкәтләр бетеп, ир-егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз, – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев