Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә мәдәният йортында балалар белән өстәл уеннары оештырылды

Бишнә авылында балалар өчен кызыклы һәм файдалы чара узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь буынны өстәл уеннарына җәлеп итеп, аларның буш вакытларын мәгънәле итеп үткәрүне максат итеп куйдылар.

Бу чара балаларның интеллектуаль сәләтен үстерүгә, аларның бер-бересе белән аралашуына, командада эшли белүенә зур этәргеч бирде.

Өстәл уеннары – бары тик күңел ачу чарасы гына түгел, алар балаларда түбәндәге сыйфатларны тәрбияли:

  • җитезлек һәм реакция тизлеге – уен барышында бала тиз карар кылырга өйрәнә;
  • логик фикерләү – уен кагыйдәләрен аңлау, стратегия төзү;
  • командада эшли белү – бергәләп уйнау, иптәшен тыңлау, бердәм нәтиҗәгә ирешү;
  • үз-үзеңне тота белү – җиңүгә дә, җиңелүгә дә сабыр карау, кечкенә уңышларга сөенә белү;
  • аралашу күнекмәләре – яшьтәшләре белән уртак тел табу, фикер алышу.

– Чара барышында балалар «Шашка», «Домино», «Монополия» һәм башка популяр өстәл уеннарын уйнадылар. Һәр уен балаларда зур кызыксыну уятты, алар күңелле дә, файдалы да итеп вакыт үткәрделәр. Балалар яңа дуслар табып, бер-берсенә ярдәмләшеп, уеннардан ләззәтләнеп кайттылар, – дип белдерде Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларны экраннар яныннан аерып чыгарып, тере аралашуга, бергәләп уйнауга өнди. Киләчәктә дә авыл балалары өчен кызыклы, белем бирүче чаралар оештыру планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев