Бишнә авылыннан Айгөл Гыйләҗиева «Хезмәт төбе – хәзинә» бәйгесендә катнаша
Кадерле укучыларыбыз, быелның сентябрь аенда районыбызның бердәнбер мөстәкыйль, татар газетасы «Яшел Үзән»нең нәшер ителүенә 30 ел тула. Юбилейлы датаны билгеләү кысаларында, язылучыларыбыз арасында бәйге игълан иткән идек.
Аның берсе кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләрен барлау максатыннан оештырылган «Хезмәт төбе – хәзинә» дип атала.
Бүген Бишнә авылыннан Айгөл Гыйләҗиева менә нинди матурлык алып килгән. Үз куллары белән, күңел җылысын биреп ясаган ул аны. Яхшылап карасаң, биредә дүрт ел фасылын күрергә мөмкин. Афәрин, Айгөл! Бик зур рәхмәт!
Эшләрегезне августка кадәр yashel_uzen@mail.ru электрон почтасына яки
8 927 413-83-43 ватсап номерына юллый аласыз. Бәйгеләребездә актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев