Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авылында Гаилә бәйрәмен үткәрделәр

Гаиләләребезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек телибез!

Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын кунелдән котлыйбыз. Һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!

Авылыбызның шундый гаиләләре белән таныштырып үтәсебез килә. Шәйхетдиновлар гаиләсенә тукталыйк әле. Мәгъсүм абый лаеклы ялга чыкканчы Бишнә совхозында механизатор, ә Фоадия апа терлекчелектә эшләде. Бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Кызлары Гүзәл Яшел Үзән шәһәрендә медицина өлкәсендә эшли, тормышта, уллары Мансур өйләнеп авылда төпләнеп кала, мал-туар асрый, Мәгъсүм абый үзенең шәхси тимер аты белән яз җитеп кара көзгә хәтле басуда пай җирләре белән мәшгуль, Фоадия апа өйдә кош-кортлар, бакча белән шөгыльләнә. Балалар башлы-күзле булсалар да, аларга булышып, бер-берсен хөрмәтләп яшиләр.

Икенче гаиләбезнең башлыгы гомер буе, дип әйтсәм дә ялгышмам, Бишнә совхозында шофер, ә Мәхирәҗәп апа пекарняда ипи салучы булып хезмәт куйган. Абдуллиннар 46 ел буе бергә иңне-иңгә куеп яши, бер ул һәм кыз үстерә. Кызлары Лилия кияүгә чыгып, авылда төпләнеп яши. Уллары Казан шәһәрендә тора. Лаеклы ялда булсалар да, мал-туар асрый, сөт эшкәртеп сата - бер тик тормый, аларны котларга кергән вакытта да мунча себеркесе бәйләп утыралар иде.

Өченче гаиләбез Тәнзилә апа белән Фирдүс абый Гыйләҗиевлар. Гаилә башлыгы Бишнә совхозында механизатор, механик, озак еллар урман каравылчысы, Тәнзилә апа совхозның кассиры булып хезмәт куйган, хәзерге вакытта икесе дә лаеклы ялда. Өч тырыш ул үстерделәр. Фирдүс абыйның шәхси тимер аты бар, яз җиткәч хуҗалыкның бакчаларын сукалый ул, Тәнзилә апа бакчада җиләк-җимеш үстерә.

Гаиләләребезгә исәнлек-саулык, бәхет, тигезлек телибез! Быел безнең Гаилә елы, авылыбызда тырыш, матур гаиләләр бик күп, ел дәвамында алар белән таныштырып барырбыз Аллаһ боерса!  

 

Рәхилә Сабирова.

Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев