Безнең авыл җирлекләре башлыклары - чын супергеройлар!
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Безнең авыл җирлекләре башлыклары - чын супергеройлар!

Казан мәйданында иртәдән бирле эш кайный - безнең «җитәкчеләр-универсаллар» кәгазьләргә генә кул куймый, ә Яшел Үзән районы мәйданчыгын Казан Сабантуе өчен үз куллары белән әзерли! Көрәкләр, тырмалар, пычкылар, креатив - барысы да эштә.

Ышанабыз, бәйрәмдә иң текә локация безнеке булачак!  Афәрин, дуслар! Аллаһы Тәгалә сезгә көч, энергия һәм... бәлки, тагын бер-ике артык кул бирсен, юкса сез болай да иң шәп осталар инде!


Нет комментариев