Бакырчыда «Үткәннәрдән киләчәккә тарихи җепләр аша» дип исемләнгән очрашу узган
Исеме җисеменә туры килгән, эчтәлекле бәйрәм булды авылыбызда. «Үткәннәрдән киләчәккә тарихи җепләр аша» дип исемләнгән очрашуда бик күпләрнең яшьлек хатирәләре яңаргандыр, мөгаен.
Шәл бәйләүче апаларыбыз яраткан кул эше турында, аларны ничек итеп сатулары, тормыш алып барулары хакында бик тәфсилләп сөйләде. Кое казучы абыйлар да үз истәлекләре белән уртаклашты. Уңган безнең авыл халкы, киләчәк буын горурланырлык...
Ә балаларның чыгышлары ямь өстенә ямь бирде. Аннары бу очрашу сый-нигъмәтле табын артында, чишмә суыннан тәмле чәй эчү белән дәвам итте.
Шушы бәйрәмне оештыручы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиевага, матди ярдәм итүче Әлфия апа Бәхтияровага, гомумән, бәйрәмгә үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт.
Ак яулыклы апаларыбыз, түбәтәйле абый-бабайларыбыз әле озак еллар бәхетле тормышта яшәп, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтеп гомер кичерсәләр иде. Мондый эчтәлектәге очрашулар балалар өчен дә зур тәрбияви чара. Дәвамлы булсын.
Энҗе Исмәгыйлева.
Бакырчы
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев