Бакырчы авылында «Яңгыр боткасы» үткәргәннәр
Бүген, авылны шаулатып, үзебезчә «Яңгыр боткасы» ясап алдык. Борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләребезне яшь буынның күңеленә салу өчен менә шулай күңелле итеп үткәрү кирәктер дә бәйрәмне.
Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән агачлар җимеш тутырган, арышлар күтәрелеп, серкә очырган мәлдә яңгырлар озак яумый торса, кырга чыгып, яңгыр сораганнар. Борынгы заманнарда яңгыр сорау намазын укырга олысы-кечесе, яше-карты – барысы бергә җыелышып бара торган булган. Ләкин бу йоланың төп шарты – халыкның кырга җәяү барып, җәяү кайтуы.
Өлкән буын апалар игеннәребезнең мул, дөньяларыбызның тыныч булуын теләп, яңгыр сорап, намаз укыды, балаларга матур теләкләр әйтеп, сәдака өләште. Бергә яңгыр боткасыннан авыз иткәч, авыл халкын су белән коендырырга юл алдык.
Иии рәхәтләндек тә инде су сибешеп. Юлда очраган олысын-кечесен – барысын да коендырдык. Ишегалларына да кереп су сиптек, бу көнне беркем дә үпкәләми. Йорт хуҗалары күчтәнәч тә бирә әле.
Менә шулай, җәмәгать, каникулыбызның тагын бер көне кызыклы һәм файдалы үтте!
Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев