Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылы мәдәният йортында Әтиләр көненә багышланган кызыклы чара оештырганнар

Илебездә тагын бер яңа бәйрәм барлыкка килде. Ул - Әтиләр көне. Календарьдагы яңа дата Россия Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелды.

Әтиләр көне, ноябрь аенда билгеләп үтелүче  Әниләр көнен тулыландырачак. Аның датасы октябрь аеның өченче якшәмбесе итеп билгеләнде, быел ул 20 октябрьгә туры килә.  

Әтиләр көнен билгеләп үтүне күптән гамәлгә кертергә кирәк булгандыр. Хәзер бит календарьда нинди генә дата юк, шулар арасында Әтиләр көне булу җәмәгатьчелек игътибарын ирләр проблемасына да юнәлтәчәк. Алай гына да түгел, Әтиләр көнен билгеләп үтү дәүләт дәрәҗәсендә балалар тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклауда әтиләрнең ролен күрсәтергә, дәрәҗәләрен күтәрүдә дә зур роль уйнаячак. 

Шул уңайдан балалар белән әтиләренә котлау һәм теләкләр әзерләдек. Ә бүләккә әтиләре белән төшкән фотосурәтләре эшләтеп рамга урнаштырдык.

Бакырчы авылы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев