Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәйгебез кайтавазы

«Яшел Үзән» газетасы социаль челтәрләрдә укучыларыбыз өчен әледән-әле яңа бәйгеләр һәм флешмоблар үткәреп кенә тора.

Максатыбыз – райондашларыбызның төрле яктан һөнәрләрен ачу, аны башкаларга да күрсәтү, укучыларыбызны берләштерү һәм аралаштыру.

Әле күптән түгел генә гаиләдә яратып әзерли торган милли ризыкларга багышланганына нәтиҗә ясадык, вәгъдә иткән бүләгебез иясенә барып җитте һәм дә инде бәйгебез кайтавазы булып, Казанда яшәүче Бакырчы кызы Рәмзия ханым Мөхетдиновадан җавап хаты да алдык. Укучыларыбызның фикере безнең өчен бик тә мөһим.

⚡⚡«Исәнмесез, «Яшел Үзән»! Бүләгегезне алдым, зурлагансыз, ә иң кызыгы мин күптән алырга теләп тә, вакыт сузып алмыйча йөргән – гриль таба. Ничек әйтәләр әле, насыйп булса, тешеңне сындырып керә, диләрме?! Бүләгегез өчен бик зур рәхмәт!Аз гына бәйге вакытындагы хәлләрне дә языйм әле. Мин бит конкурста катнашам дип уйламадым да. Бары тик флешмобка фото гына җибәрдем дә, шуның белән эш бетә дип белдем. Ә конкурс башланганда туган көнем, аннан кызымныкы иде. Эштә дә тыгыз вакыт, өйдә дә кунаклар кабул итәм. Кыскасы, телефонда утырырга вакыт юк. Ә инде катнашучылар исемлегенә кергәч, җиңеләсем килмәде. «Нигә кирәк, нәрсә бирәләр инде анда», – дип, туктатырга теләүчеләр күп булды. «Кәҗәсе түгел, мәзәге» дигәндәй, мин киресенчә, азартка кереп кенә киттем. 
Минем өчен тавыш биргән туганнарыма, дусларыма, авылдашларыма, хезмәттәшләремә һәм дә мине белмичә тавыш биргән һәркемгә рәхмәтлемен. Ә иң мөһиме – бүгенгесе көндә илебездә барган вакыйгалардан бераз арынып, онытылып торырга мөмкинлек бирдең бит син, «Яшел Үзән». Безнең яраткан кия вебез бүгенгесе көндә кайнар ноктада, нәкъ шул вакытта аның белән элемтә юк чак. Сеңлем ни уйларга белми, күз яшьләрен түгә, ә без аңа белгертмичә елыйбыз... Кечкенә сабыен кочагына алып, язмышым шушыдыр инде дип, төн йокламый иреннән хәбәр көткән көннәре. Ә мин апа кеше буларак, ничек булса да аны юатырга тырышам. «Син, давай, алай уйланып утырма, минем өчен тавыш бир, дусларыңа жибәр», – дим. Ә ул, бәгырем, төннәр буе тавыш бирү өчен сылтаманы юллап утырган. Ә мин җиңгән көнне, ышанасызмы, кадерле киявебез элемтәгә чыкты... Башта минем өчен сөенгән булсак, аннары Ләйләм өчен тагын бер кат куандык.
Рәхмәт сиңа, «Яшел Үзән», авырчак ларны без синең белән бергә уздырдык, инде илебезнең күге аяз булсын, дөньялар тынычлансын һәм киләчәктә дә бергә булсак иде. 
Ә мин үз чиратымда бу бүләкне бүгенгесе көндә сагыш утларында янып йөргән, үз кызымдай якын бертуганымның кызы Ләйләгә бирәм. Ире исән-сау кайткач, бергәләп тәмнүшкәләр пешереп, сыйланырга язсын. Аллаһның рәхмәтләре яусын сезгә!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев