Бәчек авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә булган якташларына җибәрергә токмач баса
«Авылыбызның иң уңган, иң булдыклы хатын-кызлары мәчетебезгә җыелып, хәзерге вакытта яу кырында булган егетләребезгә дип атап, токмач кистеләр».
- Безнең уйлар гел егетләр белән. Берләшеп, теләсә нинди сынауларны уза алачагыбызга ышанабыз. Солдатлар үзләренең ялгыз түгеллеген, биредә үзләренә ярдәм итүләрен, ышанычлы тыл барлыгын сизәргә тиеш. Без аларга тугры булуыбызны күрсәтергә, гуманитар ярдәм җыярга, җылы сүз әйтергә һәм инде көчебездән килгән кадәрле ярдәм итәргә тырышабыз. Шунсын төгәл беләбез, арабызда фронттагы хәрбиләр өчен борчылучылар күп. Бу безнең егетләр, безнең ирләр, илебезне яклаучылар. Батыр егетләребез өчен дога кылабыз һәм тизрәк өйләренә кайтуларын көтәбез, – дип яза Түбән Урысбага җирлеге башлыгы, Бәчек имамы Хәйдәр хәзрәт Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев