Авылымның гүзәл кешеләре
Шәкүрова Гөлфия апа 39 ел кирпеч заводында хезмәт куя.
Ул сабыр, тыныч, акыллы, яхшы күңелле ханым. Насыйровлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул.
Әтисе – Рәшид абый урман каравылчысы, әнисе Закира апа – гомер буе сыер савучы булып эшли. Гөлфия апа мәктәпне бетерүгә кирпеч заводына эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шушында хезмәт куя.
Үз авылыбызның акыллы, төпле егетенә кияүгә чыгып, төп нигезнең утын сүндермичә, ике ир балага тормыш бүләк итеп, бүгенге көнгә кадәр Госман абый белән иңне-иңгә куеп, тату гомер итәләр. Гөлфия апа 30 ел кайнана-кайната белән яши. Аларны тәрбияләп соңгы юлга озата.
Ул бүгенге көндә кадерле әни, бәхетле дәү әни. Балалары икесе дә тормышлылар. Олы уллары Фирдүс күрше Норлат авылы кызына өйләнеп төп йортта төпләнеп кала, өч бала тәрбиялиләр. Балалары мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Яшьлек" бию төркеменә йөриләр. Бик матур бииләр. Ә әбиләре Гөлфия апа, алар катнашындагы бер бәйрәмне дә калдырмый. Алар өчен сөенеп, шатланып йөри. Кече уллары Илдүс Норлат авылында гаиләсе белән яши.
Ике улы да әниләре белән бергә кирпеч заводында эшли, үзләренә тормыш юлдашларын да биредә таба алар. Әле завод ачылгач, берничә ел Гөлфия апаның тормыш иптәше Госман абый экскаваторга утырып эшләп тә ала.
Тырыш хезмәте өчен Гөлфия ханымны Мәскәүнең мактау грамотасы белән бүләклиләр. Соңрак “хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
Менә шундый тырыш, уңган гаилә ул - Шәкуровлар гаиләсе.
Чыганак: Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев