Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул

Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабыр­лык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

- Бишнә авылыннан Гатауллин Харис абый белән Кадрия апа матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәй­лә­гән көннән соң да 50 ел үткән. Лаеклы ялда булсалар да бер тик тормыйлар, умарта тоталар, кош-корт асрыйлар. Харис абый белән Кадрия апа гомер буе Бишнә совхозында хезмәт куялар. Гатауллиннар бүген дә башкаларга үрнәк булып, йорт тирәсен, өй эчләрен чәчәккә күмеп, булганына шөкер итеп, соклангыч гомер кичерә. Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яшиләр. Безнең теләк: Аллаһы Тәгалә биргән гомерне саулык-сәламәтлек тә, балалар игелеген күреп, рәхәтен тоеп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын, - дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев