Әле генә Яңа елны каршылаган идек, искечә Яңа ел да килеп җитте
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әле генә Яңа елны каршылаган идек, искечә Яңа ел да килеп җитте

Бу юлы да авылдашларыбызны мәдәният йортына чакырып, матур кичәне бергә уздырдык. Уенннар уйнап, җырлап- биеп, чәй өстәле янында теләкләр теләшеп, бик күңелле ял иттек.

- Гомер узганын сизмичә дә калабыз. Шундый күңелле кичәләр хәтеребездә калачак. Яңа елда сау-сәламәт, дус-тату булып яшәргә язсын, - дип сөйли Карашәм авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.


Нет комментариев