Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет мәктәбендә «Без террорчылыкка каршы» дип исемләнгән чара үткәргәннәр

Ел саен 3нче сентябрь көнне Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле көне Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

Әлеге коточкыч вакыйгага быел 20 ел вакыт үтеп киткән.

Ул чакта яңа уку елына сөенүче балалар ата-аналары белән, кайгы-хәсрәт килүен сизмичә, Белем көненә мәктәпкә җыела. Җинаятьчеләр 1нче мәктәпкә үтеп кереп укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә ала һәм мәктәп бинасында өч көн буе 1181 кешене бикләп тота. Әлеге террористик актның нәтиҗәсе бик аяныч – 350-дән артык кешенең үлеме, бу исә шәһәр халкының 1% - ын тәшкил итә. Һәлак булучылар арасында тоткыннар гына түгел, тыныч яшәүче халык, хәрби хезмәткәрләр дә була. Бу терактның аеруча фаҗигасе шунда ки, нигездә, балалар һәм хатын-кызлар һәлак була. Вафат булучыларның яртысы балигъ булмаган затлар, 500дән артык кеше яралана.

Әлеге көн уңаеннан, Акъегет белем бирү мәктәбендә балалар белән «Без террорчылыкка каршы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек. «Тормыш тамчысы» дип исемләнгән бөтенроссия хәтер акциясендә катнаштык.

Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз, балаларыбыз сау-сәламәт, гаиләләребез тигез, имин булсын!

Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев