Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында Ленинград блокадасы корбаннарын искә алганнар

8 сентябрь – Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне. Ленинград блокадасы – Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале вакыйгаларының берсе.

84 ел элек, 1941 елның 8 сентябрендә Ленинград шәһәре тирәсендә дошман боҗрасы ябыла. Ленинградлылар 872 куркыныч көн һәм төн үткәрә.

Гитлер гаскарләре Ленинградны җир йөзеннән тулысынча бетерергә, анда яшәүчеләрне юкка чыгарырга ниятли. Ләкин дошман үзенең ниятләрен тормышка ашыра алмый. Сугышчыларыбызның, ополченецларның тиңсез батырлыгы, аларның җиңүгә ышанулары аркасында дошман туктатыла.

Шәһәрлеләр өлешенә какшамас сынаулар туры килә: ачлык, даими бомбалар төшү, әмма ленинградлылар сынмый, шәһәр яшәвен дәвам итә.

–  Шундый авырлыклардан соң тыныч тормыш бүләк иткән фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, Ленинград блокадасында яшәүчеләр турында хәтер мәңгегә йөрәкләребездә калсын, – дип сөйли Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев