Акъегет авылында яшәүче Фәридә Сәләхетдин кызы Вәлиуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән юбилярны Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина котлады.
Фәридә апа күп еллар колхозда хезмәт куйган. Тормыш иптәше Равил абый белән 6 бала үстергәннәр. Ак әби бүгенгесе көндә улы Илхам һәм килене Сөмбел янәшәсендә бәхетле гомер кичерә.
Фәридә апага чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхетле картлык телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев