Авылыбызның чисталыгы үзебезнең кулларда.
- Бүген авылыбызның үзәк урамында, зур өмә оештырылды. Кибет, балалар мәйданчыгы тирә-юне чистартылды, печәннәре чабылды. Чабылган печәннәр түгелде. Әлеге эшкә вакыт табып килгән, битараф булмаган авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Икенче атнага да өмә дәвам итәчәк. Өмәләрдә актив катнашуыгызны сорыйбыз, авылдашлар. Авылыбызның чисталыгы үзебезнең кулларда, - дип авыл халкына рәхмәтләрен җиткерә Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Нет комментариев