Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылы китапханәчесе гаиләсе белән Бөтенроссия конкурсында катнаша

Акъегет авылы китапханәсенең фидакарь хезмәткәре Рәсимә Зинурова үзенең гаиләсе белән «Бөтен гаилә белән укыйбыз» Бөтенроссия аудиовизуаль контент интернет-конкурсында катнаша.

Бу конкурс – гаилә укуын популярлаштыру, балаларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, гаиләдә бергәләп уку традицияләрен яңарту максатыннан оештырылган. Россиядә елдан-ел киңәя барган конкурсның быелгы сезонында Акъегет авылыннан да актив катнашучылар табылды.

Уку өчен гаилә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» исемле шигырен сайлаган. Бу шигырь балаларга бик яхшы таныш, ул гади генә шигырь булып кына калмый, ә һәр балага эшнең бәясен, тәртипнең әһәмиятен, эш тәмамлангач кына ял итүнең рәхәтен аңлата. Шигырь үзе җиңел, күңелле һәм бик әһәмиятле.

«Бөтен гаилә белән укыйбыз» конкурсының төп максатлары:

  • гаилә укуын үстерү;
  • китап укуга кызыксынуны арттыру;
  • ата-аналарны балалар белән бергәләп укуга җәлеп итү;
  • аудио һәм видео контент аша әдәбиятны популярлаштыру;
  • татар телен саклау һәм үстерү.

Әлбәттә, конкурста җиңү генә мөһим түгел. Балалар күз алдында ата-ана үрнәге, бергәләп укуның шатлыгы, Тукай шигырьләренең яңгырашы.

Акъегет китапханәчесе Рәсимә Зинуровага һәм аның гаиләсенә конкурста уңышлар, илһам, теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев