Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Әфзал Шамов исемендәге Татар Танае урта гомуми белем бирү мәктәбендә искиткеч дулкынландыргыч һәм тантаналы вакыйга — чыгарылыш кичәсе узды!
Артта — мәктәп еллары, кыңгыраулар, контроль эшләр һәм беренче уңышлар. Алда исә — яңа, мөстәкыйль тормыш юлы. Бу көнне укучыларыбызның йөзләрендә бәхетле елмаюлар да, яраткан мәктәпләре белән аерылышу моңсулыгы да бар иде. Йөрәкләрдәге иң җылы хисләр, укытучыларның һәм әти-әниләрнең изге теләкләре бу кичәнең онытылмас бизәге булды.
- Кадерле чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз! Сезгә сайлаган юлыгызның уңышлы булуын, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Мәктәбегезне, сезгә белем һәм җан җылысын биргән укытучыларыгызны һәрвакыт сагынып искә алыгыз, - дип матур теләкләрен җиткерде мәктәп директоры Венера Гарипова.
Юлыгыз һәрчак якты, сайлаган һөнәрегез күңелегезгә ятышлы булсын! Ак юл сезгә!
Нет комментариев