Ачасырлылар «Хәтер шәме» акциясендә катнашты
***
– Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан.
Һәр ел саен Бөтенроссия "Хәтер шәме" акциясенә без дә кушылып, авылдашларыбызны искә алабыз, – дип сөйли Олы Ачасыр мәдәният йорты мөдире Фәния Зыятдинова.
Фото: Фәния Зыятдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев