Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

22 апрель — Халыкара Җир көне: безнең йорт — безнең җаваплылык

Бүген, 22 апрельдә, бөтен дөнья Җир көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм — планетабызга мәхәббәт, табигатькә хөрмәт һәм киләчәк буыннар өчен чиста, имин җир калдыру теләге белән берләшкән кешеләрнең бәйрәме.

Җир көне — чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көнне без планетабызның безгә никадәр кадерле икәнлеген искә төшерәбез.

Берничә мөһим факт:

1882 елның 22 апреле — Агач көне рәсми рәвештә бәйрәм дип игълан ителә.

1970 елда бу акциягә планетаның төрле почмакларында яшәүче 20 миллионнан артык кеше кушыла. Шул елдан башлап, бу көн Җир көне дип атала башлый.

1990 елда Җир көне халыкара бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелә. Акциядә 141 илдән 200 миллион кеше катнаша.

Россиядә Җир көне 1992 елдан билгеләп үтелә.

Җир көне, нигездә, яз көне үткәрелә торган бәйрәм. Ләкин табигатькә карата хөрмәт, чисталык, сакчыл мөнәсәбәт бездән елның 365 көнендә дә таләп ителә. Без Җир анабызны чиста, пөхтә һәм исән-сау итеп сакларга бурычлыбыз.

Бүген әлеге бәйрәм уңаеннан Акъегет мәктәбе территориясендә әһәмиятле һәм күңелле чара үткәрелде.

Мәдәният хезмәткәре Рәшидә Борһанова һәм китапханәче Рәсимә Зиннурова мәктәп укучылары белән берлектә спорт мәйданчыгы кырыйларына яңа агачлар утырттылар.

— Балаларның күзләрендәге шатлык, аларның агач утырту процессында катнашуыннан алынган горурлык — бәяләп бетергесез. Һәр үсенте — киләчәккә салынган изге аманәт, һәр яфрак — безнең дөньяга мәхәббәтебезнең символы, – дип сөйли Рәшидә Борһанова.

Акъегет мәктәбе укучылары кебек яшь буынның табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәте безгә өмет өсти. Бүген алар утырткан үсентеләр иртәгә үсеп, зур һәм көчле агачларга әйләнер. Балалар үзләре дә шул агачлар кебек үсәр, ныгыр, безнең планетабызны саклап яшәр.

Җир анабызны бергәләп саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев