03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 909 чакыру кабул итеп алган.
Шуларның 570е – шәһәрдән, 339ы районнан булган.
318 кешене госпитализацияләгәннәр: 239ы – шәһәрдән, 79ы – районнан.
Хаҗиев урамында улы кыйнаудан баш миенә зыян килгән 68 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүчене дәваханәгә китергәннәр.
Васильевоның Ленин урамында танышы кыйнаган 22 яшьлек исерек кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Медикларны Маяковский урамына ире кыйнаган исерек хәлдәге 33 яшьлек хатын-кыз янына чакыртып алганнар. Зыян күрүчене травматология бүлегенә алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев