Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1021 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 637се – шәһәрдә, 384е районда булган.

377 кешене госпитализацияләгәннәр: 282се – шәһәрдән, 95е – районнан.

Лиственная урамында ире кыйнап баш мие селкенгән 58 яшьлек исерек хатын-кызга ярдәм чакыртылган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Кызыл Яр авылында абыйсы кыйнап баш мие җәрәхәтләнгән, мие селкенгән 42 яшьлек исерек хатын-кызга медиклар ярдәме таләп ителгән. Зыян күрүчене травматологиягә алып килгәннәр.

Ленин урамында мәче тешләгән 45 яшьлек хатын-кызга ярдәм күрсәткәннәр. Зыян күрүче дәваханәгә барудан баш тарткан.
Норкин урамында ире кыйнаган 25 яшьлек хатын-кыз янына медиклар чакыртылган. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев