Узган атнада Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 19 чакыру килгән
Яшәеш

Узган атнада Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенә 19 чакыру килгән

Шуларның 11е ялган булган. 5 янгын очрагы теркәлгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтулина, «ЯҮ

Карамалы Тауның Җиңүнең 50 еллыгы урамындагы төзелеш вагонында янгын электр җиһазыннан файдаланганда кагыйдә бозудан чыккан дип, якынча нәтиҗә ясалган. 8 квадрат метрга зыян килгән.

Зур Ключи авылының Стадион урамындагы йорт мунчасында утның төтен торбасыннан чыккан булуы ихтимал. Нәтиҗәдә, мунча түбәсенең 1 квадрат метры янган.

Васильевоның «Радуга МВД» бакчачылык җәмгыятендәге бер участок мунчасында янгын морҗасыннан чыккан дип фаразланган. 2 квадрат метрга зыян салынган.


Нет комментариев