Бу хакта республика финанс министры урынбасары Оксана Кисапова ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.
«Ел саен мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга 2,5 млрд сум каралган иде. Быел мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үтенече буенча бу программага акча 3 млрд сумга кадәр арттырылды. Әмма сентябрь ахырында узган киңәшмәдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу программаны 4 млрд сумга кадәр арттырырга йөкләмә бирде», – дип сөйләде ул.
Дәүләт Советы депутаты Лилия Маврина муниципалитетлардан мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга күп гаризалар килүен, әмма барлык объектларга акча җитмәвен билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә ул мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы нинди критерийлар буенча формалашканын сорады. «Ник берәүләр бу программага керә ала, ә икенчеләре юк?»
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин беренче чиратта райондагы демографик хәл, бинаның искерүе, күзәтчелек органнарының күрсәтмәләре исәпкә алына, дип җавап бирде.
Маврина фикеренчә, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау буенча аерым республика программасы эшләргә кирәк. «Мондый программа кирәк булган вакыт җиткәндер инде», – дип ассызыклады ул.
Татарстанның 2027 елга бюджеты проектында «Мәгариф» бүлеге буенча 122,6 млрд сум чыгым планлаштырылган.
Татар-информ
Нет комментариев